ЯҢАЛЫК: МАКС мессенджерында шикле сылтамалар турында кисәтү системасы эшли башлады 🚨 Сылтамага басуга, автоматлаштырылган системалар аны реаль вакыт режимында анализлый: сылтама куркыныч дип танылса, кулланучыга белдерү җибәрелә. ♦Мошенник элемтәгә керергә тырышкан кулланучылар өчен автомат рәвештә 24 сәгатькә куркынычсыз режим кушыла. Бу вакытта әлеге кешегә адреслар китабында язылган контактлар гына шалтырата һәм чатларга өсти ала. ♦Кеше әлеге режимны мөстәкыйль рәвештә туктата ала. ♦Көйләү үзгәртелмәгән очракта, бер тәүлектән соң, режим автомат рәвештә сүнә.